ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2020 ел
сишәмбе

2012 елның 29 июнендәге 97-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, 2021 елның 1 гыйнварыннан вменненный керемгә (ЕНВД) бердәм салым рәвешендә салым салу системасы кулланылмый.

23 июнь көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток – Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Гөлнара Пряничникова, «Демография» милли проекты кысаларында, «Zoom» кушымтасы ярдәмендә «Гаиләдә уңай милләтара мөнәсәбәтләрне үстерү» дигән темага уен тренингы үткәрде. Анда балалар белән яшь әниләр катнашты. Тренингның максаты-уен аша гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне оптимальләштерү һәм гармонизацияләү.

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 1 июлендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.

25 июньдә башланган РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү җиде көн дәвам итәчәк. Лениногорск районында иҗтимагый оешмаларның күп кенә лидерлары инде сайларга өлгерделәр.

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы 2020 елның 17 июлендә Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы белгечләре һәм хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча әйдәп баручы экспертлар катнашында «2020 елның төп үзгәрешләре: 1 яртыеллык нәтиҗәләре һәм киләчәккә планнар» бөтенроссия онлайн-конференциясе (алга таба – Конференция) узачагын хәбәр итә.

2020 елның 1-27 июнь көннәрендә «Наркотикларсыз тормыш» Республика наркотикларга каршы акциясе узды. «Логос «балалар һәм яшьләр өчен психологик - педагогик ярдәм үзәге» МБУ белгечләре һәм волонтерлары әлеге тематикага багышланган онлайн – чаралар сериясен үткәрделәр.

«Логос» балалар һәм яшьләр өчен психологик-педагогик ярдәм үзәге белгечләре һәм волонтерлары Яшьләр көнендә чаралар сериясен үткәрделәр. Монда #яшьләр ЛЕНИНОГОРСК хештегы булган яшь кешеләрнең фотоларын, кул эшләре күргәзмәсен, Яшьләр көненә рәсемнәр күргәзмәсен, психологлар чыгышын, социологик сораштыру үткәрүне дә кертергә мөмкин.


29
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

Лениногорск районында 25 нче числода шәһәр һәм районда барлык участок сайлау комиссияләре эшли башлады. Һәр лениногорскилы 1 июльгә кадәр тавыш бирә ала.

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 30 июньдә алмашынучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр.

Татарстан Республикасында социаль челтәрләрдә һәм пабликларда публикацияләр ярдәмендә мошенниклык очраклары теркәлгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International