Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы 2020 елның 17 июлендә Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы белгечләре һәм хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча әйдәп баручы экспертлар катнашында «2020 елның төп үзгәрешләре: 1 яртыеллык нәтиҗәләре һәм киләчәккә планнар» бөтенроссия онлайн-конференциясе (алга таба – Конференция) узачагын хәбәр итә.
Конференциядә хезмәтне саклауда төп үзгәрешләр, эш бирүчеләрне тикшерүнең яңа регламентлары, һөнәри хәвеф-хәтәрләрне бәяләүнең нәтиҗәле системасы, 2020 елда медицина тикшерүләрен үткәрү, хезмәт куркынычсызлыгы культурасын гамәлгә кертергә ярдәм итәчәк инструментлар каралачак. Конференциядә катнашу бушлай.
Конференциягә теркәлү өчен: https://seminar.vip.1otruda.ru к