65% тан артык лениногорскилылар тавыш бирүдә катнашты инде

2020 елның 29 июне, дүшәмбе

Лениногорск районында 25 нче числода шәһәр һәм районда барлык участок сайлау комиссияләре эшли башлады. Һәр лениногорскилы 1 июльгә кадәр тавыш бирә ала.

Лениногорск районында тавыш бирү максималь саклык чаралары белән уза.

Маршрут юллар кисешмәсен өчен уйланылган – сайлаучылар бер ишеккә керә, икенчесенә чыга. Перчаткалар һәм битлекләре булмаган һәркемгә аларны керү юлында бирәләр. Сайлау комиссиясе вәкилләренә паспортны барлык тавыш бирүчеләр дә ерактан күрсәтә.

28 июньгә беренчел мәгълүматлар:

Тавыш бирүдә катнашучылар саны:

- шәһәрдә 46774 кеше;

- районда 15963 кеше.

Тавыш бирде:

- шәһәрдә 28463 кеше, бу 60,85% тәшкил итә ,шуларның 27966-тавыш бирү урынында, 463-тавыш бирү өчен бинадан тыш, 34-йорт яны территорияләрендә);

- районда 11864, бу 73,19% тәшкил итә (шуның 9302 се-тавыш бирү өчен бинадан тыш, 2382 се-тавыш бирү өчен бүлмәдән тыш).

Һәр лениногорскилы үз гражданлык позициясен күрсәтә һәм РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International