23 июнь көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток – Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Гөлнара Пряничникова, «Демография» милли проекты кысаларында, «Zoom» кушымтасы ярдәмендә «Гаиләдә уңай милләтара мөнәсәбәтләрне үстерү» дигән темага уен тренингы үткәрде. Анда балалар белән яшь әниләр катнашты. Тренингның максаты-уен аша гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне оптимальләштерү һәм гармонизацияләү.
Күнегүләрдә катнашып,ата-аналар һәм балалар бер-берләре белән аралаша алдылар, үз хисләрен, мәхәббәтләрен һәм назларын чагылдырырга өйрәнделәр. Әмма бу уеннарда иң мөһиме-уртак тел табу иде. Ата-аналар ирексездән балага гаилә кыйммәтләре турында күзаллауларын бирә алдылар.