Игътибар! Сак булыгыз, алдау очраклары бар

2020 елның 29 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасында социаль челтәрләрдә һәм пабликларда публикацияләр ярдәмендә мошенниклык очраклары теркәлгән.

Гражданнарга 3 яшькә кадәрге һәм 3тән 16 яшькә кадәрге балалар өчен түләнгән түләүләр гражданнарның тупланма пенсиясен нәкъ түләнгән суммага киметәләр, дип ажлаталар.

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге искәртеп узганча, өч яшькә кадәрге һәм өч яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә өстәмә түләүләр өчен федераль бюджеттан өстәмә акча бүлеп бирелә һәм гражданинның тупланма пенсиясе күләменә берничек тә йогынты ясамый. Бу мәкалә-мошенниклар эше.

Барлык шикле очракларда да татарстанлыларга ПФРның контакт-үзәгенә (843) 279-27-27 мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International