ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2023 ел
сишәмбе

Бүген, 14 февральдә, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры полиция генерал-лейтенанты Артем Хохорин эш сәфәре кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенең яңа башлыгын тәкъдим итте. Чарада шулай ук Лениногорск районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча идарәсе башлыгы, элек Россия ЭЭМ Лениногорск районы буенча башлыгы вазыйфасын биләгән полиция полковнигы Олим Отакулов катнашты.

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 15 февраль көнне болытлы, көндез аязучан, бераз кар явачак. 

2023 елның 5-7 апрелендә Казан шәһәрендә Энергетика һәм Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумын (алга таба - Форум) үткәрү планлаштырыла.

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенең 1 разрядлы белгече Яковлева Регина Наил кызы «Лениногорск шәһәренең 4 нче урта мәктәбе» һәм 2 нче мәктәпнең башлангыч сыйныфларында «Чиста шәһәр синнән башлана» дигән темага экологик дәресләр үткәрде.

Хөрмәтле шәһәр һәм район халкы, кунаклар!

15 февральдә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көненә багышланган митинг узачак.

Шәһәр халкы белән йомгаклау очрашу 9 нчы ТОС микрорайонында яшәүчеләр өчен 11 нче гимназиядә узды. Чарада район башлыгы, шәһәр мэры, әлеге микрорайон депутаты Рәгать Хөсәенов, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, район һәм шәһәр башлыгы урынбасарлары, башкарма комитет җитәкчеләре, төрле хезмәт вәкилләре катнашты.

Исерткеч эчемлекләр кулланганнан соң, автотранспорт чаралары руле артына утыручы кешенең җинаятьче булуы беркемдә дә шик калдырырга тиеш түгел.


13
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

А1, В, С, D категорияләрендә үзйөрешле машиналар белән идарә итәргә укучылар арасында имтихан узды.

11-12 февральдә Түбән Новгород өлкәсенең Бор шәһәрендә 2008-2010 елда туган яшүсмерләр арасында «Россия көче» грек-рим көрәше буенча Әфганстанда, үз һәм башка локаль конфликтларда һәлак булган сугышчы-көрәшчеләр истәлегенә багышланган Бөтенроссия турниры узды! 

Бүген Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов предприятие һәм оешма, ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре белән «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсен үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International