Лениногорскида Эчке эшләр бүлегенә яңа җитәкчесе билгеләнде

2023 елның 14 феврале, сишәмбе

Бүген, 14 февральдә, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры полиция генерал-лейтенанты Артем Хохорин эш сәфәре кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенең яңа башлыгын тәкъдим итте. Чарада шулай ук Лениногорск районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча идарәсе башлыгы, элек Россия ЭЭМ Лениногорск районы буенча башлыгы вазыйфасын биләгән полиция полковнигы Олим Отакулов катнашты.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча башлыгы итеп, полиция полковнигы Бәдретдинов Руслан Фәрит улы билгеләнде.

Бәдретдинов Руслан Фәрит улы эчке эшләр органнарына 2004 елда килгән. Оператив бүлекчәләрдә хезмәт итә. Менделеевск районы буенча Эчке эшләр бүлеге начальнигы дәрәҗәсенә күтәрелә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының «Хезмәттәге батырлык өчен» һәм «Хезмәттәге казанышлары өчен» медале белән бүләкләнгән.

Чара бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International