Лениногорск районы башлыгы «эшлекле дүшәмбе»киңәшмәсен үткәрде

2023 елның 13 феврале, дүшәмбе

Бүген Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов предприятие һәм оешма, ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре белән «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсен үткәрде.

«Эшлекле дүшәмбе» эше Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Роберт Сираҗетдиновның район территориясендәге оператив хәл, бүлек хезмәткәрләре тарафыннан бер атна эчендә башкарылган эшләр турындагы докладыннан башланды.

Киңәшмә ахырында район башлыгы Рәгать Хөсәенов киләсе атнага берничә бурыч куйды: тюбинглар буенча мәгълүмати эшне көчәйтү.  Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм янгын күзәтчелеге бүлегенә АПИ урнаштыру эшен дәвам итәргә. Хезмәт күрсәтүче оешмаларга һәм идарәче компанияләргә кар һәм боз чистарту эшен дәвам итәргә. Лениногорск районындагы "Гринта" төбәк операторына чүп-чарны җыештыру һәм чыгару эшен көчәйтергә кирәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International