Шәһәр халкы белән йомгаклау очрашу 9 нчы ТОС микрорайонында яшәүчеләр өчен 11 нче гимназиядә узды. Чарада район башлыгы, шәһәр мэры, әлеге микрорайон депутаты Рәгать Хөсәенов, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, район һәм шәһәр башлыгы урынбасарлары, башкарма комитет җитәкчеләре, төрле хезмәт вәкилләре катнашты.
Традиция буенча, 2022 елгы эш турында хисап белән ТОС рәисе урынбасары Айгөл Заманова чыгыш ясады. Ул микрорайонда 4 мең 800 кеше яшәвен һәм барлык категория гражданнар белән дә эш алып барылуын билгеләп үтте. «Домстрой» хезмәт күрсәтүче оешма директоры Ирина Рябикина башкарылган эшләр һәм 2023 елга планнар турында сөйләде. Полициянең участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре бүлеге начальнигы Артем Ерошкин үз чыгышында гражданнарның уяу булуына кагылды.
Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин үз чыгышында илдәге бүгенге вәзгыять турында сөйләде, бу шартларда һәркемгә башкарган эшенә тагын да җаваплырак карарга чакырды. Транспорт белән тәэмин итү һәм медицина кадрлары белән тәэмин итү кебек проблемалы мәсьәләләрне билгеләде.
Аннары ул «Таттелеком» ГАҖнең Лениногорск РУЭС клиент сервисы хезмәтенең линия-сервис участогының линия-сервис инженеры Фәнил Якуповка, «12 нче территориаль иҗтимагый үзидарә» җирле иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Ирина Трищанкова, 11нче гимназиянең информатика укытучысы Венера Ямаевага Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хаты тапшырды
Очрашуга йомгак ясап, район башлыгы Рәгать Хөсәенов халыкны муниципаль районның социаль-икътисади үсеше турында мәгълүмат белән таныштырды, агымдагы елга төп юнәлешләрне һәм бурычларны билгеләде.
Халыкка актив тормыш позициясе өчен рәхмәт белдерде һәм микрорайонда яшәүче Мария Левинага һәм "Домстрой" ҖЧҖ директоры Ирина Рябикинага Рәхмәт хатлары тапшырды.
Очрашуның аеруча мөһим өлеше булып микрорайонда һәм гомумән шәһәрдә тормышны яхшырту буенча сораулар бирү, тәкъдимнәр кертү мөмкинлеге булды.