Үләннәр януы һәрвакыт диярлек кеше гаебе белән килеп чыга. Коры үлән караучысыз калдырылган учак, сүнмәгән тәмәке яки очраклы рәвештә ташланган шырпы белән янып китәргә мөмкин.
30 мартта Лениногорск «Исток - башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Снежана Горбунова балаларны яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен яхшырту максатыннан «Минем куркынычсыз дөньям»дигән темага рәсемнәр конкурсы оештырды.
Татарстан Республикасы территориясендә 2023 елның 2 апрелендә төнлә һәм иртән томан көтелә.
Томан вакытында:
31 март көнне, Бөтендөнья аутизм турында мәгълүмат тарату көне алдыннан, Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова шәһәр халкы катнашында 1 нче номерлы патронаж участогында «Зәңгәр төс кабыз»акциясе үткәрде.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә:
1 апрельдә көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил көтелә.
ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 1 апрельдә аязучан болытлы.
Урыны белән яңгыр рәвешендә, аерым районнарда дымлы кар явачак.
«2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» базасында Лениногорск муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләренең 9-11 сыйныф укучыларының Чувашия Мәгариф министрлыгының «Канаш транспорт-энергетика техникумы» ГАПОУ һәм «Транснефть – Прикамье»АҖ вәкилләре белән берлектә һөнәри юнәлеш бирү юнәлешендә очрашуы узды.
2023 елның 1 апреленнән Татарстан Республикасы торак пунктлары территорияләрен чистарту һәм аларны халыкның экологик һәм санитар-эпидемиологик куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирә торган хәлгә китерү буенча санитар-экологик икеайлык старт ала.
Лениногорск районының авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларында ел саен авыл хуҗалыгы машиналарына тракторларга һәм прицепларга техник караулар үткәрелә. Әлеге чара кыр эшләре башланганчы үткәрелә. Техниканың төп өлеше озак кышкы саклаудан һәм ремонт эшләреннән соң кабул ителә.
Лениногорск үзәк китапханәсенең авыл һәм шәһәр китапханәләрендә 20-26 март көннәрендә китап исемнәренең 80 еллыгына багышланган балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы узды. Балалар китабы атналыгы-чын күңелдән укырга яраткан һәркемне берләштерә торган бәйрәм. Ул балаларга кызыклы китап яңалыклары белән танышырга һәм хәтта кайбер авторлар белән аралашырга мөмкинлек бирә.