Лениногорск районының авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларында ел саен авыл хуҗалыгы машиналарына тракторларга һәм прицепларга техник караулар үткәрелә. Әлеге чара кыр эшләре башланганчы үткәрелә. Техниканың төп өлеше озак кышкы саклаудан һәм ремонт эшләреннән соң кабул ителә.
Бүгенге көндә техник карау «Август-Лениногорск» ҖЧҖ, «Сатурн-Урал» ҖЧҖ, Хәйретдинов Н.Л. КФХ һәм «Союз –агро» ҖЧҖ (РПК «Зеленогорский») хуҗалыкларында үткәрелде.
Әлеге чараларны үткәргәндә хуҗалык тракторчылары белән кыр һәм транспорт эшләрендә трактор һәм прицеп техникасын куркынычсыз эксплуатацияләү буенча әңгәмә һәм аңлату эшләре алып барыла. Һәр механизатор үзенең беркетелгән техникасын техник нормаларга һәм таләпләргә туры килүен тикшерүгә тәкъдим итә.
Техник тикшерү барышында машиналарны, ОСАГО полисларын теркәү турында таныклыклар, тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмавы тикшерелә. Техник документациядән соң номерлы агрегатларның машина документларында күрсәтелгәнгә туры килүе тикшерелә. Тракторларның техник торышы тормоз системаларының, руль идарәсе, тышкы яктылык приборларының төзеклеге, тәгәрмәч резиналарының калдык ресурсы, Дәүләт теркәү билгеләренең булуы һәм дөрес урнаштырылуы бәяләнә.
Техник тикшерү узу турындагы документларны рәсмиләштергәндә 5 техник тикшерү акты төзелгән, алар тракторларны кабат техник тикшерүгә тәкъдим итү өчен нигез булып тора.
Алдагы чорда «Восходящая Заря» ҖЧҖ, «Маркс» ҖЧҖ, ИП Кузнецов И.Н. хуҗалыкларында техник караулар планлаштырылган.