31 март көнне, Бөтендөнья аутизм турында мәгълүмат тарату көне алдыннан, Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова шәһәр халкы катнашында 1 нче номерлы патронаж участогында «Зәңгәр төс кабыз»акциясе үткәрде.
Әлеге акция аутизмнан интегүче кешеләр һәм аларның гаиләләре белән теләктәшлек билгесе буларак үткәрелә. Аның максаты-җәмәгатьчелеккә мәгълүмат бирү, аутизм белән авыручыларга ярдәм итү кирәклегенә игътибар җәлеп итү.
Аутизм спектры бозылган кешеләргә игътибар һәм аңлау билгесе буларак, акциядә катнашучыларга акция символлары зәңгәр төстәге шарлар тапшырылды.