30 мартта Лениногорск «Исток - башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Снежана Горбунова балаларны яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен яхшырту максатыннан «Минем куркынычсыз дөньям»дигән темага рәсемнәр конкурсы оештырды.
Әлеге чарада 7 социаль хезмәт алучы катнашты. Акциянең максаты катнашучыларда куркынычсызлык кагыйдәләрен формалаштыру, тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч булган ситуацияләрдә дөрес карар кабул итү күнекмәләрен булдыру.
Чара барышында катнашучылар көнкүрештә, урамда, юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен сурәтләгән рәсемнәр ясадылар. Һәр бала үтәргә тиеш булган төп куркынычсызлык кагыйдәләре турында фикер алыштылар.
Ахырда балалар белән тормыш иминлеге нигезләре буенча «паникасыз» дип аталган викторина үткәрелде, анда балалар куркынычсызлык кагыйдәләренә кагылышлы викторина сорауларына җавап бирделәр.