2023 елның 1 апреленнән Татарстан Республикасы торак пунктлары территорияләрен чистарту һәм аларны халыкның экологик һәм санитар-эпидемиологик куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирә торган хәлгә китерү буенча санитар-экологик икеайлык старт ала.
Шул максаттан Лениногорск районы башлыгының 2023 елның 23 мартындагы 35 номерлы Лениногорск районы территориясен санитар чистарту буенча икеайлык үткәрү турында боерыгы чыкты. Гомумрайон өмәсе 15 апрельдә үткәреләчәк, бердәм санитар көн – һәр сишәмбе булачак, шулай ук икеайлыкны үткәрү буенча эшләрне координацияләү өчен оператив штаб расланды.
Шәһәр территориясен санитар чистарту, урамнарны юу, район чишмәләрен, шәһәр елгаларын һәм инешләрен төзекләндерү һәм чистарту буенча оешмалар һәм предприятиеләр беркетелде.
17-21 апрельдә, традиция буенча, шәһәр урамнарының юу планлаштырыла.