Бүген Лениногорскида Җиңү көне уңаеннан автоузыш узды. Алты машинадан торган Колонна ТР ДОСААФның Лениногорск автомәктәбе территориясеннән старт алды һәм шәһәр урамнары буйлап үтте.
Җиңүнең төп символын-Җиңү Байрагын шәһәр урамнары буйлап йөртү, ветераннарга хөрмәт күрсәтү, шәһәр халкының игътибарын булачак бәйрәмгә җәлеп итү - ТР ДОСААФның Лениногорск автомәктәбе оештырган чараның төп максаты шундый иде.
Автоузышта катнашучыларны мәктәп укучылары, шәһәр халкы,автомобильчеләр җылы каршы алды. Мәңгелек ут янында чәчәкләр кую булды. Автоузышта катнашучылар Бөек Ватан сугышыннан кайтмаган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Ветераннар мәктәп укучыларын, шәһәр халкын сәламләделәр, ил тарихын изге итеп истә тотарга һәм хөрмәт итәргә чакырдылар.
Җыелганнар алдында Лениногорск шәһәре Башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова чыгыш ясады:
"Җиңү көне-безнең илкүләм горурлыгыбыз көне. Без традицион рәвештә бу акцияне сугыш кырларыннан кайтмаган кешеләр истәлегенә оештырабыз. Җиңү көне безнең өчен төп бәйрәм булды, бар һәм булачак», - диде ул.
Аннары автоузышта катнашучылар 6 нчы мәктәп янында Россия Герое Дамир Исламов бюсты янында тукталдылар, аларны мәктәп директоры Ирина Никифорова һәм укучылар сәламләде.