ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2024 ел
сишәмбе

2 сентябрьдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Белем көнендә бәйрәм программасы үткәрделәр, анда балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар һәм Лениногорск районы халкы катнашты.


2
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре тарафыннан «Самовар янында утырулар»дигән чара оештырылган.

Лениногорск районында су коену сезоны тәмамланды. Район халкы 1 июньнән 31 августка кадәр су буенда ял итә алды. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы комиссиясенең 2024 елның 27 маендагы 12-24р күрсәтмәсендә язылган.

ТР Гидрометүзәге мәгълүматларына караганда, 3 сентябрьдә Лениногорскида алмашынучан болытлы һава көтелә.

Төнлә явым-төшем көтелми. Көндез кайбер районнарда бераз яңгыр ява.

Ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча Лениногорск районындагы бүлеге 135 кешегә инвалидлык буенча иминият һәм социаль пенсияләр билгеләде.

Бүген Лениногорск нефть техникумында традицион линейка һәм Белем көненә багышланган «Профессионалитет» ФП ягулык-энергетика комплексының белем-җитештерү үзәген ачу тантанасы узды.

Татарстан Республикасы территориясендә 2024 елның 3 сентябрендә төнлә һәм иртән томан  көтелә.

Томан вакытында:

Бүген, 2 сентябрь көнне, Лениногорск политехника көллиятендә Белем көненә багышланган тантаналы линейка узды.

Бүген муниципаль район мәктәпләренең ишекләре 8500дән артык бала өчен ачылды, шуларның 808е беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде. Һәр уку йортында шәһәрнең Мактаулы гражданнары, Лениногорск районы һәм шәһәре Советлары һәм башкарма комитетлары вәкилләре, шулай ук шәһәр һәм район Советлары депутатлары катнашты.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенә 42 яшьлек хатын-кыздан гариза килгән. Аңа янәсе элеккеге эштәге хезмәттәшеннән мессенджерга хәбәр килгән, оешманы тикшерү кысаларында аның белән югарырак ведомстводан хезмәткәр элемтәгә керәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International