Балалар өчен янгын куркынычсызлыгы

2026 елның 17 марты, сишәмбе

2026 елның 15 мартында Татарстан Республикасы Апас муниципаль районының шәхси торак йортында иртә таңнан янгын чыккан. Кызганычка каршы, янгынның нәтиҗәләре фаҗигале – ике һәлак булучы, шуларның берсе 2011 елгы бала,  йорт тулысынча янып беткән, түбәсе җимерелеп төшкән. Янгынның сәбәбе электр җиһазларын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу булырга мөмкин. Бала, янгынны күреп, өйдән чыга һәм әбисенә шалтырата, шуннан соң янган йортка кайта.

Кеше көнкүрешендә балачактан ук бик күп электр көнкүреш техникасы әйләнә, шуңа күрә балалар өчен янгын куркынычсызлыгы турыдан-туры электр приборлары белән бәйле. Балаларны челтәргә куелган электр приборларының үзендә куркыныч яшерүенә, дөрес кулланылмаса, көнкүреш техникасы еш кына янгынга сәбәп була башлавына әзерләргә кирәк.  Өйдә төзек электр приборлары гына кулланылсын, ә үткәргечләрнең изоляциясе зыян күрмәсен өчен игътибар белән тикшерегез. Моннан тыш, балаларны, бигрәк тә төнлә караучысыз калдырмагыз!

Балаларга һәм яшүсмерләргә шуны аңлатырга кирәк: янгын вакытында санаулы минутларда урамга яки һич югы саф һава сулый ала торган бинага чыгарга кирәк. 

Лениногорск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге балаларның шаяруыннан янгыннарны кисәтү чаралары турында хәбәр итә. Аларны истә калдырырга кирәк:

Шырпыларны балалар өчен алу мөмкин булмаган урыннарда саклагыз;
Балаларга шырпы, кабызгычлар, тәмәке, пиротехника сатып алу тыела (бу, кагыйдә буларак, сәүдә челтәре хезмәткәрләренә карый).;
Кечкенә балаларга электр җылыту приборларын, газ плитәләрен һ. б. кабызырга ярамый.
Кәгазь битенә барлык кирәкле ашыгыч ярдәм телефоннарын язып куегыз һәм иңкүренеп торган урынга урнаштырыгыз, анда беренче юл белән коткару телефоннары - «101» һәм «112»язылырга тиеш. Һәр бала янгын вакытында беренче чиратта кичекмәстән янгын сакчыларына, ә аннары ата-аналарга яки күршеләргә шалтыратырга кирәклеген белергә тиеш.
Гаиләгезгә бәла-каза килмәсен өчен бик аз кирәк: балаларыгыз белән профилактик әңгәмәләр ешрак үткәрергә, ут белән шаяруның нәрсәгә китерәчәген аңлатырга һәм балаларны озакка караучысыз калдырмаска.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International