Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен «Гаилә остаханәсе — чүлмәкчелек эше» проекты буенча дәресләр дәвам итә.
Проект авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Аның максаты-балаларның һәм ата-аналарның иҗади сәләтләрен бергәләп чүлмәкчелек белән шөгыльләнү аша социаль адаптацияләү һәм үстерү.
Чираттагы очрашу «Тылсымлы бизәкләр»орнаментлар ясау техникасы белән танышуга багышланган иде. Остаханәдә катнашучылар кабатланмас бизәкләр ясап, балчык әйберләрне бизәргә өйрәнделәр. Гади эшләнмәне автор эшенә әйләндереп, һәркем үзен чын рәссам итеп хис итә алды.
Эш бердәм иҗат принципларына корылган: балалар һәм ата-аналар бер-берсенә ярдәм иткәннәр, идеяләре белән уртаклашканнар һәм уртак ачышларга шатланганнар. Чүлмәкчелек белән шөгыльләнү иҗади потенциалны ачып кына калмый, ә катнашучыларга гаиләдә вакытны кызыклы һәм файдалы итеп уздыру мөмкинлеге дә бирә.
«Гаилә остаханәсе — чүлмәкчелек эше» проекты социаль хезмәт алучыларны яңа техника һәм балчык белән эшләү алымнары белән таныштыруны дәвам итәчәк.