Роспотребнадзор «Черкиләрнең зур һөҗүме бу язда россиялеләргә ишеләчәк» дигән мәгълүматны тараткан ММЧ адресына әлеге мәгълүматның чыганагын бирүне сорап рәсми сорау юллады.
Шуның белән бергә, ведомство хәбәр иткәнчә, карлы һәм салкын кыш үзеннән-үзе черки һәм талпаннарның «чайкалуын» гарантияләми. Популяцияләр динамикасы өчен язгы һава шартлары хәлиткеч әһәмияткә ия. Әйтик, озакка сузылган һәм салкын яз талпаннарның активлашу вакытларын соңрак чорларга күчерергә мөмкин. Черки личинкалары үсеше өчен кирәкле вакытлы сулыкларның тиз кибүе, популяциянең көтелгән артуын киметеп, аларның яшәү циклын өзәргә мөмкин. Черкиләрнең массакүләм иртә популяциясен Формалаштыру һәм талпаннарның вакытыннан алда чыгуы өчен иң уңай шартлар җылы һәм дымлы яз вакытында барлыкка килә. Черкиләр өчен май һәм июнь башындагы һава шартлары хәлиткеч әһәмияткә ия, ә талпаннар моңа тотрыклырак.
Роспотребнадзор черкиләрнең саны һәм географик таралышы буенча даими мониторинг үткәрә. Бу эш бөҗәкләр популяциясен җайга салу һәм дезинсекция чараларын үткәрүне контрольдә тоту буенча үз вакытында чаралар күрү өчен алып барыла.
Шунысын билгеләп үтү мөһим, Россия территориясендә яшәүче черкиләр, кагыйдә буларак, югары эпидемиологик куркыныч тудырмый һәм куркыныч тропик бизгәк таратучы булып тормый.
2016 елдан илдә черкиләрнең йогышлылыгын һәм санын мониторинглауның махсус системасы эшли, ул Россия Федерациясенең барлык субъектларын диярлек колачлый.