Лениногорск социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Әтиләр көненә багышланган чара узды

2024 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

17 октябрьдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Оксана Лямова  балигъ булмаганнар белән «Әтиләр көненә багышланган мәгълүмати сәгать үткәрде.

Чара вакытында социаль педагог балаларны әлеге бәйрәмнең тарихы белән таныштырды. Аннары балалар үзләренең әтиләре турында сөйләде. Һәркем әтисе турында, аның  кайда һәм кем булып эшләве турында сөйләде.

Бәйрәмгә бүләк буларак изге теләкләр белән котлау открыткасы тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International