Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе "ннән:
Татарстан Республикасы территориясендә аномаль эссе һава торышы турында шторм кисәтүе
2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә пәрдәләрен ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә пәрдәләрен ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор кызудан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк.
2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз.
3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз.
4. Әйләнә-тирәдәгеләргә ярдәм итегез. Әгәр дә сезнең танышларыгызның берәрсе аномаль эсселек аркасында сәламәтлек өчен куркыныч янаган икән, аларга кирәкле ярдәм алырга ярдәм итегез.
5. Әгәр сез яки янәшәдә берәрсе үзен начар хис итсә,баш әйләнү, хәлсезлек, борчылу, сусау һәм баш авырту сизсәгез, ярдәм сорап мөрәҗәгать итегез, мөмкин кадәр тизрәк салкынча урынга күчеп, тән температурасын үлчәгез. Сыеклык югалтуны тулыландыру өчен су яки җиләк-җимеш согы эчегез, ял итегез.
Теләсә нинди бәла – каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.