ЯНГЫН КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫГЫ (ДАЧА ХУҖАЛАРЫНА)

2026 елның 15 мае, җомга

Шәхси йортта ут яшен тизлеге белән таралырга мөмкин, ә янгын сүндерү часте һәрвакытта да янәшә булмый. Шуңа күрә бакчачыларга үз участокларында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм нормаларын үтәү аеруча мөһим.

Лениногорск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге янгын чыгуга юл куймау һәм аны булдырмау өчен янгын куркынычсызлыгы таләпләрен белергә һәм үтәргә кирәклеген искәртә:

- һәр торак корылмага сулы савыт куярга яисә янгын сүндергеч куярга кирәк;

- территорияне янучан калдыклардан, чүп-чардан, савытлардан, яфраклардан, үләннәрдән һәм башкалардан вакытында чистартырга.

- янгын сүндерү өчен файдаланыла торган юлларны, биналарга, корылмаларга, су чыганакларына керү юлларын капламаска, алар янгын сүндерү техникасы өчен һәрвакыт ирекле булырга тиеш;

- тиз кабынучан һәм янучан сыеклыклар, янучан газлар салынган савытларны өйләр янындагы территорияләрдә калдырмаска;

- янучан калдыклар чүплеген оештырмаска.

Янгынны ачыклаганда, кичекмәстән  «101», яки «112» телефоннары буенча хәбәр итегез.

Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуда гаепле затлар, хокук бозуларның характерына һәм аларның нәтиҗәләренә карап, административ яисә җинаять җаваплылыгына тартыла!

 

ТР ЛМР буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International