Гавами чара (фикер алышу)уздыру турында белдерү

2026 елның 15 мае, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хәбәр иткәнчә, 2026 елга гавами чаралар (фикер алышулар) үткәрү планы-графигы нигезендә түбәндәге чара үткәреләчәк:

Чараның исеме:"Алкогольсез тонизирующий эчемлекләр (шул исәптән энергетик) сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика мәсьәләләре"

Чараны үткәрүче контроль-күзәтчелек органы исеме: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы

Чараны үткәрү датасы һәм вакыты: 2026 елның 10 июне 10 сәг.00мин.

Чараны уздыру урыны: Лениногорск шәһәре, Шашин пр., 22 йорт, утырышлар залы.

Чараның статусы: планлаштырылган

Чараның кыскача тасвирламасы: алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда хокук куллану практикасы нәтиҗәләре турында фикер алышу; шулай ук тонизищий алкогольсез эчемлекләр (шул исәптән энергетик) сату өлкәсендә, ачыкланган хокук бозулар сәбәпләрен анализлау һәм гамәлдәге законнарның контрольдәге субъектларына аңлату. Докладчы - Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы башлыгы Михеева Миләүшә Индус кызы

Чара нәтиҗәләренең кыскача тасвирламасы: чара тәмамланганнан соң катнашучыларга үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр буенча тиешле консультацияләр һәм тәкъдимнәр биреләчәк.

Күрсәтелгән тематика буенча сезне кызыксындырган сорауларны 2026 елның 06 июненә кадәр электрон адреска җибәрә аласыз: Milyausha.Miheeva@tatar.ru

телефон: +7 (8432) 33-66-82.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International