Агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» республика һөнәри осталык конкурсы

2024 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының «Авыл яшьләре" төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2024 елның 15-16 ноябрендә агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» республика һөнәри осталык конкурсын (алга таба Конкурс) уздыру планлаштырыла:

«Иң яхшы инженер-механик»;

«Иң яхшы агроном»;

«Иң яхшы хисапчы-икътисадчы»;

«Иң яхшы ветеринария табибы»;

«Иң яхшы зоотехник»; «Иң яхшы механизатор»;

«Машина белән сыер савуның иң яхшы операторы»;

«Көтү үрчетү буенча иң яхшы технолог»

«Азык-төлек җитештерүнең иң яхшы технологы».

Приз фонды: Гран – при-200 000 сум.; 1 урын-50 000 сум.; 2 урын-40 000 сум.; 3 урын-30 000 сум.; конкурста катнашучыларның һәркайсына-5000 сум.

Конкурста беренче урынны алган җиңүчеләр белгечлекләре буенча иң эре авыл хуҗалыгы предприятиеләренә чит ил стажировкасына җибәреләчәк.

Катнашучыларга таләпләр: - 18 яшьтән 35 яшькә кадәр; - урта махсус яки югары белем; - авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә белгечлек буенча кимендә бер ел эшләү тәҗрибәсе.

Конкурста катнашу өчен электрон заявканы сылтама буенча https://clck.ru/3DemBT 2024 елның 10 ноябренә кадәр тутырырга кирәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International