Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе итеп Марат Гирфанов сайланды

2024 елның 11 октябре, җомга

Бүген мэриянең утырышлар залында район Советының кырык бишенче сессиясе узды. Аның эшендә ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Илнур Гарипов, «Татнефть» ГАҖ генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Ренат Мамин, ТР Рәисе идарәсенең территорияләр белән эшләү буенча баш киңәшчесе Айрат Латыйпов, ТР Дәүләт Советы депутатлары Ренат Вәлиуллин һәм Ирек Ханипов катнашты.

Сессиягә район Советы депутатлары, район Советы һәм Башкарма комитетының җитәкче һәм җаваплы хезмәткәрләре, предприятие һәм учреждение җитәкчеләре, мактаулы гражданнар һәм ветераннар, массакүләм мәгълүмат чаралары чакырылган иде.

Сессиянең төп мәсьәләсе Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесен сайлау булды. Бу вазыйфага 3 кандидатура тәкъдим ителде: Гирфанов Марат Нилевич, Минязев Рөстәм Рафаэль улы, Солтанова Резеда Абулмагдановна.

Регламент нигезендә аларга сүз бирелде. Марат Гирфанов үз чыгышында Лениногорск районының социаль-икътисадый үсешнең күп юнәлешләре буенча яхшы күрсәткечләргә ия булуын билгеләп үтте. Аерым игътибар бирергә кирәк булган өлкәләрне төгәл билгеләде. Бу-торак-коммуналь хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, икътисад, яшьләр сәясәте һәм башка бик күп өлкәләр.

Минем өчен Башкарма комитет җитәкчесе роле икътисад, шәһәр һәм авыл мохите, торак-коммуналь хуҗалык, агросәнәгать комплексы, яшьләр сәясәте, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм социаль өлкәдәге бурычларны хәл итүдән гыйбарәт, диде ул.

ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Илнур Гарипов Лениногорск муниципаль районының төп һәм мөһим казанышларын билгеләп үтте, Марат Нилевичның эшенә бәя бирде, республика җитәкчелеге исеменнән аның кандидатурасын хуплауны сорады.

Нәтиҗәдә депутатларның бертавыштан кабул ителгән карары белән район Башкарма комитеты җитәкчесе итеп Марат Нилевич Гирфанов сайланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International