Татарстан Республикасы Лениногорск районы Иске Иштирәк мәктәбенең «Яшь урманчылар» командасы«Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында якындагы урманнарны чистарту буенча акция үткәрде.
Акция узган урман массивы Мөкмин-Каратай авылы чатында урнашкан.
Балалар пластик һәм пыяла шешәләрне, тимер банкаларны, полиэтилен пакетларны һәм ял итүчеләр алып килгән башка көнкүреш чүп-чарларын җыйдылар.
- Экологик акциянең максаты урманны чүп - чардан чистарту гына түгел, Экологик культура тәрбияләү дә иде, бу шулай ук авылдашларның игътибарын экология һәм табигатькә сакчыл караш мәсьәләләренә юнәлтү, - ди биология укытучысы Рушания Котдусовна.
Аз гына вакыт эчендә акциядә катнашучылар зур эш башкардылар. Көнкүреш чүп-чарлары тутырылган капчыклар чүплеккә чыгарылды.