Район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Марат Гирфанов предприятие, оешма җитәкчеләре, ведомство буйсынуындагы министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре белән атна саен планерка үткәрде. Район һәм шәһәр тормышына кагылышлы актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Планеркада төп докладны «Татмедиа» АҖнең «Лениногорск-информ» филиалы директоры Әнисә Мельникова тәкъдим итте. Филиал үз эченә 5 массакүләм мәгълүмат чарасын – «Лениногорские вести» һәм «Заман сулышы» газеталарын һәм сайтларын, «Лениногорск-24»телеканалын ала. Басмаларның тиражы якынча 3 мең нөсхә тәшкил итә, сайтлар аена якынча 60 мең кешене колачлый.
Төп эшчәнлеге-халыкка мәгълүмат җиткерү, мөһим социаль темаларны яктырту.
Әнисә Камил кызы билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта 2025 елның 1 яртыеллыгына газета-журналларга язылу компаниясе бара. Редакция ике төр язылудан: почта һәм альтернатив язылуны сайлап алу мөмкинлеге бирә.
Язылу мәсьәләсе буенча сез 8-987-221-81-86 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз. Массакүләм мәгълүмат чаралары безнең тормышта мөһим роль уйный, бигрәк тә Интернетта ялган мәгълүмат аз булмаган хәзерге шартларда. Җирле газеталарның җирле үзидарә органнарының хокукый мәгълүмат чыганагы булуы да мөһим.
Планерканың азагында бу атнага планлаштырылган чаралар турында мәгълүмат яңгырады: 1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне, 5 октябрь – Укытучылар көне.