Шөгер урта мәктәбендә куркынычсызлык дәресе узды

2024 елның 28 сентябре, шимбә

Шөгер исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбендә 8-11 сыйныф укучылары өчен куркынычсызлык дәресе үткәрелде.

Дәрестә район Башкарма комитетының административ бүлеге баш белгече Эльвира Кирдянова Лениногорск районында юл-транспорт һәлакәтләре һәм балалар травматизмын профилактикалау буенча агымдагы елның 8 аенда булган юл-транспорт һәлакәтләре буенча лекция укыды.

Дәүләт техника күзәтчелеге инспекторы Илнур Галимов катнашучыларны Дәүләт техника күзәтчелеге хезмәте эшчәнлеге, аның функцияләре һәм бурычлары белән таныштырды.

Үзеңнең һәм якыннарыңның  тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыручы гамәлләр һәм ахмаклыклар кылмау әлеге дәреснең төп мәгънәсе булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International