Лениногорск пенсионерларын Өченче буын университетына укырга чакыралар

2024 елның 27 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Лениногорск районындагы СФР клиент хезмәте һәм «Россия пенсионерлар берлеге" нең Лениногорск бүлеге 2024 – 2025 уку елында Өченче буын университетына укырга өлкән яшьтәге гражданнарны (55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар, 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар) чакыра:

КОМПЬЮТЕР БЕЛЕМЕ НИГЕЗЛӘРЕ

АКЫЛЛЫ ГАДЖЕТЛАР

ФИНАНС БЕЛЕМЕ НИГЕЗЛӘРЕ

СӘЛАМӘТ ЯШӘҮ РӘВЕШЕ НИГЕЗЛӘРЕ

ТУГАН ЯК ТАРИХЫ

Тыңлаучыларны укыту бушлай. Курсларга УТВРТ.РФ сайтында теркәлергә, «Лениногорск» районын сайларга, аннары курсны сайларга һәм теркәлү процессын узарга мөмкин.

Яисә: укырга гаризаны Лениногорск районындагы (Гагарин ур., 51 йорт) СФР клиентлар хезмәте администраторында рәсмиләштерергә мөмкин. Белешмәләр өчен телефон: 5-05-45.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International