Лениногорскиның Никахлашу сараенда Вилдановлар гаиләсен хөрмәтләделәр

2024 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Минниса Шамил кызы белән Рим Салих улы Вилдановлар алтын туйларын билгеләп үтте. 

Алар 1974 елның 23 августында гаилә корган булган. Өч ул үстергәннәр, барысына да югары белем биргәннәр. Бүгенге көндә 6 оныклары булган бәхетле әби белән бабай алар. 

Юбилярларны котларга барлык балалары, якыннары килгән. Традиция буенча Вилдановлар гаиләсе Татарстан Республикасы Лениногорск районының юбилярлар китабына үз имзаларын куйды. 

ЗАГС хезмәткәрләре аларга юбилей таныклыгы тапшырып ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International