Татарстан Республикасы "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс турында хәбәр

2024 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советы тарафыннан Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс игълан ителде.

Күрсәтелгән вазыйфаны биләүгә дәгъва кылучыларга түбәндәге таләпләр куела: 18 яшьтән өлкәнрәк булу, Россия Федерациясенең дәүләт телен белү, эшчәнлек юнәлешенә туры килә торган югары һөнәри белем булу һәм муниципаль хезмәт стажы кимендә ике ел йә белгечлек, әзерлек юнәлеше буенча кимендә дүрт ел эш стажы, шулай ук «Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» Федераль законның 13 статьясында муниципаль хезмәт белән бәйле чикләүләр сыйфатында күрсәтелгән хәлләрнең булмавы.

Документлар 2024 елның 20 сентябреннән 9 октябренә кадәр (шул исәптән) түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Татарстан Республикасы, Лениногорск шәһәре, Кутузов урамы, 1нче йорт, 15нче кабинет, 8.00 дән 12.00 гә кадәр һәм 13.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр, шимбә һәм якшәмбедән тыш, телефон: 8(85595) 5-02-14, факс 8(85595) 5-16-42.

Конкурс комиссиясе утырышы гаризалар бирү срогы тәмамланганнан соң 30 көн эчендә узачак. Конкурста катнашу өчен дәгъвачылар түбәндәге документларны тапшыралар:

1) «Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» 2007 елның 2 мартындагы 25-ФЗ номерлы Федераль законның 15.2 статьясында каралган 4 х 6 зурлыктагы фоторәсем кушымтасы белән анкета; 2) паспортның яисә аны алмаштыручы документның күчермәсе (тиешле документ конкурска килгәч шәхсән күрсәтелә);

3) кирәкле һөнәри белемне, эш стажын һәм квалификациясен раслый торган документлар: хезмәт кенәгәсенең яисә гражданның хезмәт (хезмәт) эшчәнлеген раслый торган башка документның күчермәсе (әгәр булса); һөнәри белем турында, шулай ук, граждан теләге буенча, өстәмә һөнәри белем турында, гыйльми дәрәҗә, гыйльми исем бирү турында документларның нотариаль яисә Эш (хезмәт)урыны буенча кадрлар хезмәтләре тарафыннан таныкланган күчермәләре;

4) гражданның муниципаль хезмәткә керүгә яисә аны узуга комачаулый торган авыру булмавы турындагы документ.

Контракт проекты белән Лениногорск муниципаль районының рәсми сайтында танышырга була (http://leninogorsk.tatarstan.ru).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International