Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау Фондының «Минем бизнес» үзәге «Электрон сәүдә үзәге» АНО һәм Wildberries маркетплейсы белән берлектә «Минем бизнес. WB белән Старт"форум-марафоны башлану турында хәбәр итәләр.
Форум-марафон кысаларында катнашучылар Wildberries маркетплейсының бөтен экосистемасы буенча белем алачак, шул исәптән шәхси кабинетны теркәү, реклама инструментлары кебек юнәлешләр, шулай ук яңа юнәлешләр – WB Travel һәм Цифрлы WB белән танышачак. Марафонның темаларының берсе Wildberries вәкилләре белән Татарстан Республикасы территориясендә товар кабул итү пунктларын (ПВЗ) ачу буенча лекция булачак.
Әлеге форум-марафон үз бизнесын ачарга һәм илнең иң эре маркетплейсында сатулар башларга ниятләүчеләргә файдалы булачак. Үз бизнесын ачкан форум-марафонда катнашучылар арасында кыйммәтле призлар уйнатылачак.
Форум-марафонны үткәрү даталары 2024 елның 14 октябреннән 28 октябренә кадәр.
Катнашуга гаризалар МСП.РФ цифрлы платформасында бирелә. Форум-марафон турында мәгълүмат, шулай ук катнашуга гаризалар бирү буенча инструкцияләр сайтта урнаштырылган https://ecom.tatar/education_marathon.