Лениногорск районы мәдәният хезмәткәрләре "Мәдәният" илүләм проекты кысаларында укулар уза

2024 елның 18 сентябре, чәршәмбе

2024 елда Лениногорск районының 50гә якын мәдәният хезмәткәре «Мәдәният» илкүләм проектының «Иҗади кешеләр» федераль проекты кысаларында укулар узачак.

Бүгенге көндә мәдәниятнең төрле өлкәләрендә 33 белгеч - китапханәчеләр, мәдәни-ял итү хезмәткәрләре, массакүләм чаралар режиссерлары, вокал һәм хореография студияләре җитәкчеләре, өстәмә белем бирү педагоглары укыды.

Квалификация күтәрү илнең әйдәп баручы мәдәни югары уку йортларында дистанцион рәвештә уза һәм яңа белемнәр алу, мәдәният өлкәсендәге заманча тенденцияләр белән танышу, хезмәттәшләребез белән тәҗрибә уртаклашу өчен менә дигән мөмкинлек булып тора, нәтиҗәдә бу безнең районның мәдәни тормышы үсешенә уңай йогынты ясыячак.

Белешмә өчен: «Мәдәният» илкүләм проектының «Иҗади кешеләр» Федераль проекты мәдәният тармагы хезмәткәрләренең һөнәри үсешенең белем бирүнең өзлексезлеге, квалификация күтәрү һәм һөнәри осталыкны камилләштерү принципларына нигезләнгән милли системасын булдыруга юнәлдерелгән. Проектның бурычларыннан берсе-мәдәният оешмалары өчен кадрлар әзерләү. Проектны гамәлгә ашыру өчен мәдәният өлкәсендә иҗади һәм идарәче кадрларга өзлексез белем бирү һәм аларның квалификациясен күтәрү үзәкләре булдырылды, алар Россиянең әйдәп баручы мәдәният һәм сәнгать вузлары каршында эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International