Лениногорскида яшәүче Вера Малыгинаны 95 яшьлек юбилее белән котладылар

2024 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Бүген шәһәребездә яшәүче, ветеранның тол хатыны, тыл хезмәтчәне Вера Сергеевна Малыгина үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Вера Сергеевна Куйбышев районының Чулпан авылында туа.

Бөек Ватан сугышы елларында туган колхозында эшли. Җәй буе балалар белән су сиптек, яшелчә утадык, әниләргә колхоз фермасында булыштык, кышка утын әзерләдек, олылар белән беррәттән печән чаптык, киптердек, йөкләрне ат белән ташыдык, дип сөйләде ул 1971 елда гаиләсе белән Лениногорск шәһәренә күчеп килә, биредә гомер буе «Татнефтеснаб» идарәсенең Лениногорск базасында эшли, аннан лаеклы ялга китә.

Предприятие җитәкчелеге Вера Сергеевна янына атказанган хезмәткәр буларак киләләр. Үз чиратында ул аларны онытмаулары, аңа игътибар һәм кирәкле ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәтле. Вер Вера Малыгинаның өч улы, унике оныгы бар.

Ул алар кайгыртуында яши Бу истәлекле көнне Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов исеменнән аны котларга район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Вагизова һәм 13нче ТИҮ рәисе Ирина Трищанкова килде.

😍Гөлнара Вагизова аңа тырыш хезмәте һәм туган ягына тугрылыгы өчен рәхмәт белдерде, шулай ук сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер теләде. Мондый вакыйга юбилейның әһәмиятен ассызыклап кына калмый, ә барыбызга да өлкән буынга хөрмәт кыйммәтен искә төшерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International