Лениногорск районында халыкны диспансерлаштыру дәвам итә

2024 елның 10 сентябре, сишәмбе

Лениногорск поликлиникаларында өлкәннәрне диспансерлаштыру дәвам итә. «Сәламәтлек саклау» милли проекты ярдәмендә һәркем сәламәтлеген тикшерә һәм моның өчен кирәкле тикшеренүләрне бушлай уза ала.

Диспансерлаштыру 2 ике этаптан тора.  Беренчесе кысаларында профилактик медицина тикшерүе һәм скрининг тикшерүләре үткәрелә.

 Хроник авыру яки онкологик процесс булуда шик ачыкланган очракта пациентны диспансеризациянең икенче этабына җибәрәләр.

Бүгенге көнгә 16 мең 513 кеше диспансеризация узган. Икенче этапка 562 пациент җибәрелгән. 37 лениногорскилыда яман шеш белән авыруга шик табылган, 9ында расланган.

Район үзәк хастаханәсе һәм медицина-санитария часте поликлиникалары муниципаль район халкын онкология, йөрәк-кан тамырлары һәм башка авыруларны, шулай ук аларның үсеш куркынычын иртәрәк ачыклауга юнәлдерелгән бушлай диспансеризация узарга чакыра. Медицина учреждениесенә мөрәҗәгать иткәндә паспорт һәм полис булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International