Лениногорскида «Надежда» ветераннар хоры әгъзалары сайлауга милли киемнәр киеп килделәр

2024 елның 8 сентябре, якшәмбе

Лениногорск шәһәренең «Надежда»ветераннар хоры солистлары сайлауга милли киемнәр киеп килделәр.

-Без һәрвакыт бергә. Сәхнәдә бербөтен булып чыгыш ясыйбыз. Бүген, республикабыз өчен истәлекле көндә, сайлауга яраткан костюмнарыбызны киеп килергә һәм гражданлык бурычыбызны үтәргә булдык, - диде хор җитәкчесе Фирүзә Мирзиянова.

Матур костюмнар һәм җырлар сайлау комиссиясе әгъзаларының гына түгел, катнашучыларның да кәефен күтәрде.

Ветераннар хоры 1989 елда оештырыла. Бүгенге көндә коллективта 29 кеше. Репертуарда совет чоры җырлары, шулай ук татар композиторлары җырлары, халык җырлары, Лениногорск авторлары җырлары, халык җырлары бар. Коллектив күп кенә конкурслар һәм фестивальләр лауреаты һәм җиңүчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International