Зәй-Каратай авыл җирлегендә сайлаулар җырлар һәм биюләр белән уза

2024 елның 8 сентябре, якшәмбе

Бүген Лениногорск районында Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар, шулай ук муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына өстәмә сайлаулар уза.

Зәй-Каратай авылындагы 1813 нче участоктагы "Рәйхан" вокаль ансамбле үз тавышын бирде инде. Вокаль ансамбльнең алыштыргысыз җитәкчесе-Идиятов Рөстәм Рәфыйк улы. Биш елдан артык ансамбль Зәй-Каратай мәдәният йорты базасында эшли, алар Бөтенроссия, республика, муниципаль фестиваль һәм конкурсларда җиңүчеләр һәм катнашучылар булып торалар.

Бер ел элек алар «Милли мож»Бөтенроссия фестивалендә җиңүче булдылар.

Хәзер 1813 нче участокта концерт программасы, уеннар, конкурслар узачак. Барлык халыкны сайлауларда катнашырга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International