Лениногорск районында контрактчыларга түләүләр 2 млн сумга кадәр артты

2024 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Бу илдә иң югары түләүләрнең берсе. Моңарчы күрелмәгән ярдәм чарасы СВО сугышчыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү теләге белән бәйле.

Контракт төзүчеләрнең барысына да бер мәртәбә түләү каралган. Башка төбәкләрдә яшәүчеләргә һәм чит ил гражданнарына рәсмиләштерү вакытында юл йөрү һәм яшәү өчен түләячәкләр. Татарстанда контракт төзүченең хәрби часть һәм белгечлек сайлау мөмкинлеге бар.

Контрактны имзалаганнан соң сугышчылар шунда ук бер тапкыр бирелә торган түләү, кием-салым, кирәкле әйберләр һәм медикаментлар комплекты ала.

СВО зонасына озатыр алдыннан хәрби хезмәткәрләр хәрби өйрәнү уза. Укулар Татарстанның үзендә һәм Самара өлкәсендә махсус полигоннарда уза. Финанс ярдәменнән тыш, контрактчыларга күп кенә республика һәм федераль ташламалар гарантияләнә.

Тулырак мәгълүматны хәрби комиссариаттан түбәндәге адрес буенча алырга була: Лениногорск шәһәре, Шашин урамы, 24 йорт, 7 нче кабинет. Телефоннар: 8(85595)5-09-02, 5-08-96, 5-08-94; 5-19-22(тәүлек буе).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International