Лениногорск районы дәүләт техника күзәтчелеге хезмәте урып-җыюда катнаша

2024 елның 3 сентябре, сишәмбе

Бөртекле, кузаклы һәм техник культураларны урып-җыю эшләре башланганнан бирле Лениногорск районы дәүләт техника күзәтчелеге хезмәте техниканы эксплуатацияләү өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү буенча даими рәвештә эш алып бара. 

Рейдлар үткәргәндә машиналарның имин эксплуатацияләнүенә, аларның төзеклегенә, янгыннан саклану чаралары белән тәэмин ителешенә, машинага теркәү документларының булуына, машинага техник карау узуына, механизаторның тракторчы-машинист таныклыгы булуына, дәүләт теркәү билгеләрен кую кагыйдәләренең үтәлешенә һәм башкаларга аерым игътибар бирелә.

Тикшерү барышында ачыкланган хокук бозулар тракторчы-машинистларга бетерү өчен билгеләнгән, ә хуҗалыкларның вазыйфаи затларына аларны бетерү сроклары күрсәтелгән язма күрсәтмәләр белән җиткерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International