ЛНТда "Профессионалитет" федераль проекты кластерының белем бирү-җитештерү үзәген ачу тантанасы узды

2024 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Бүген Лениногорск нефть техникумында традицион линейка һәм Белем көненә багышланган «Профессионалитет» ФП ягулык-энергетика комплексының белем-җитештерү үзәген ачу тантанасы узды.

Техникум бусагасын беренче мәртәбә 422 беренче курс студенты – илебезнең нефть-газ һәм башка тармакларының кирәкле белгечләре атлап керде Бәйрәм чарасы бию флешмобыннан, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт флагларын чыгарудан, Урта һөнәри белем һәм һөнәри белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Виктор Неумывакин һәм Татарстан Республикасы мәгариф министры Илсур Һадиуллинның котлау видеороликларыннан башланып китте.

Чарада мөхтәрәм кунаклар катнашты: Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Халыкара белем бирү программалары һәм проектлары бүлегенең әйдәүче консультанты "Профессилналитет" федераль проектының төбәк координаторы Дилә Шәрифуллина, Лениногорск шәһәренең Мактаулы гражданины һәм «Татнефть» директорлар советы әгъзасы Рафаил Нурмөхәммәтов, Лениногорск нефть техникумы директоры Игорь Врублевский катнашты

Федераль проект студентларга киләчәктә партнер предприятиеләрнең берсенә эшкә урнашачагына ышанырга, бөтенләй яңача белем алырга һәм үз эшенең профессионаллары булырга мөмкинлек бирәчәк! Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының Мактау грамоталары һәм күкрәк билгеләре белән илебезнең мәгариф үсешенә зур өлеш керткән техникум укытучылары бүләкләнде.

Техникум отличникларына да грамоталар бирелде, бүгенге көндә 86 студент «отлично»билгесенә укый. Сәгыйдуллин Степан һәм «Профессионалитет» ФП амбасадорлары урта һөнәри белем гимнын башкардылар. “Профессионалитет" кластерын ачу тантанасыннан соң партнер-эш бирүче "ЛРС"ҖЧҖ предприятиесенә экскурсия үткәрелде.

Балаларны скважиналарны бораулау һәм ремонтлау технологиясе белән таныштырдылар. 4 курс студентлары өчен техникумның актлар залында «Пофессионалитет»ФП юнәлеше буенча оештыру сыйныф сәгате үткәрелде. Директорның җитештерү эшләре буенча урынбасары Пребышеня О.Е. студентларга максатчан белем бирүне оештыру турында сөйләде , эш бирүче-партнерларыбыз турында тагын бер кат аңлатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International