Лениногорск районында техникадан файдаланганда хокук бозуларны профилактикалау буенча эш алып барыла

2024 елның 28 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы буенча бүлеге үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын эксплуатацияләгәндә хокук бозуларны ачыклау һәм булдырмау буенча эш алып бара.

Тикшерү барышында дәүләт теркәвенә алу өлкәсендә гамәлдәге закон таләпләрен, тракторларны һәм үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү нормаларын һәм кагыйдәләрен бозулар ачыклана.

Хокук бозучылар өчен административ җаваплылык чаралары каралган. Узган 2 атна эчендә 14 берәмлек техника тикшерелгән, тикшерелгән машина һәм прицепларның 4 сендә тәртип бозулар ачыкланган. Гаеплеләр административ җаваплылыкка тартылды, 3 штраф салынды һәм 1 күрсәтмә язылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International