Лениногорск районының Мичурино авылында яңа ФАП төзелеше финал этабына якынлаша

2024 елның 23 августы, җомга

Лениногорск районының Мичурино авылында «Сәламәтлек саклау»милли проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында яңа ФАП төзелеше финал этабына якынлаша.

Модульле фельдшер-акушерлык пунктында каркас җыелган, түбә ябу эшләре тәмамланган, керү группасы урнаштырылган. Шулай ук бинаның эчке ягы бизәлгән, электрүткәргеч һәм сантехника урнаштырылган.

Бүген бинага җиһазлар китерелгән һәм койма урнаштыру бара.

Яңа ФАП Совет урамында урнашачак.  Бүгенге көндә авыл халкы медицина ярдәме сорап элеккеге медпунктка мөрәҗәгать итә. Эш көннәрендә эш вакыты 8: 00 дән 15:15 кә кадәр. Шимбә 8: 00 дән 13:00 гә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International