Россия Герое Дамир Исламовның әтисе йортын ремонтладылар

2022 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

15 ноябрьдә Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова, Лениногорск районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, шулай ук Иҗтимагый совет рәисе Евгений Бллагодаров Россия Герое Дамир Исламовның әтисенең капиталь ремонт узган йортында булдылар.

10 майда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Герое Дамир Исламовның әти-әнисе һәм сеңелләре белән очрашты.

Очрашу вакытында Рөстәм Миңнеханов мәрхүмнең туганнарына һәм ата-аналарына һәрьяклы ярдәм күрсәтергә кушты. Дамирның әнисе Республика Президентыннан Дамирның әтисе Нәзир Исламов яшәгән йортны төзекләндерүне сорады.

Йортны капиталь ремонтлау өчен акча республика бюджетыннан бүлеп бирелде, «ХХХ» ҖЧҖ төзелеш фирмасы подрядчы булды. Йорт янындагы койма һәм брусчатка, йортның фундаменты һәм фасады ремонтланган, шулай ук ерү һәм эчке ишекләр һәм түбә алыштырылган.

Шулай ук эчке бүлмәләр, зал, йокы бүлмәсе, кухня, коридор һәм ванна бүлмәсенә,  инженерлык коммуникацияләренә (канализация, суүткәргеч, җылыту, вентиляция, электр разводкасы, газүткәргеч системаларын алмаштыру) ремонт ясалган.

Нәзир Исламов Татарстан Республикасына, шәһәр җитәкчелегенә йортны капиталь ремонтлауда күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International