Лениногорск районында янгынга каршы махсус режим кертелә

2026 елның 24 апреле, җомга

Лениногорск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге хәбәр иткәнчә, язгы-җәйге чорда Лениногорск муниципаль районы һәм Лениногорск шәһәре территориясендә, кызганычка каршы, янгыннар саны көннән-көн арта бара. 

2026 елның 25 апреленнән 2026 елның 11 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде.

Хөрмәтле Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск районы гражданнары! Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәгез!
Янгынга каршы махсус режим вакытында катгый тыела:

- учаклар ягу, каты көнкүреш калдыкларын, коры үлән һәм чүп-чарны яндыру;

- янмый торган махсус савытларда (мангалларда, кыздыргычларда һ. б.), азыкны җылы эшкәртү өчен башка җайланмаларда ризык әзерләү өчен ачык уттан файдалану;

- куркынычлылыгы 1-3 класслы пиротехник әйберләр куллану.

Балаларга шырпы белән шаярырга рөхсәт итмәгез, аларга үлән яндырырга рөхсәт итмәгез, чөнки балалар шаяртуы – янгын чыгуның иң еш сәбәпләреннән берсе бит!  Алар белән аңлату әңгәмәләре үткәрегез.

Утның бер корылмадан икенчесенә күчүен булдырмас өчен, хуҗалык ишегаллары, гараж кооперативлары территорияләрен чүп-чардан һәм коры үләннән чистартыгыз. Шырпы һәм тәмәке төпчекләрен ташламагыз!

Шуның өстенә, исегезгә төшерәбез! РФ законнары нигезендә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ җаваплылык башлана. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.4 маддәсенең 2 өлеше буенча гражданнарга - 10 000 сумнан 20 000 сумга кадәр, вазыйфаи затларга - 30 000 сумнан 60 000 сумга кадәр, эшкуарлык эшчәнлеген юридик зат төземичә гамәлгә ашыручы затларга - 60 000 сумнан 80 000 сумга кадәр; юридик затларга-400 000 сумнан алып 400 000 сумнан  800 000 сумга кадәр административ штраф салуга китерә.

Зур зыян яки кешеләр үлеме китергәндә РФ Җинаять кодексының 168 маддәсе, 219 маддәсе нигезендә җинаять җаваплылыгы башлана.

Янгынны ачыклаганда кичекмәстән  бу хакта «101», яки «112»телефоннары буенча хәбәр итегез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International