Лениногорск шәһәренең Никахлашу сараенда йөкле хатыннар көне кысаларында «Хатын – кызның иң яхшы исеме-әни»дигән түгәрәк өстәл узды.
Чарада балалар тууын көтүче күп балалы гаиләләр булды. Алар өчен файдалы мәгълүмат әзерләнгән иде. Очрашуны Лениногорск үзәк район хастаханәсе баш табибы Р.М. Шаһеев ачып җибәрде. ЗАГС бүлеге начальнигы К. Ф. Хәлимова булачак әниләргә "бала туу" суперсервисы турында, дәүләт хезмәтләрендә ничек теркәлергә һәм бала тууны теркәү өчен нинди документлар кирәклеге турында сөйләде. Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фонды бүлегенең клиент хезмәте җитәкчесе урынбасары Сираева Г.Г. ана (гаилә) капиталын алу тәртибен аңлатты, ана булган хатынга, шулай ук күп балалы гаиләләргә тиешле пособиеләр һәм социаль түләүләр турында сөйләде. Гаиләләрне котладылар һәм кыйммәтле мәгълүмат белән уртаклаштылар мәшгульлек үзәге белгечләре, үзәк район хастаханәсе психологы Амирова Е. А, табиб акушер - гинеколог Надирова А. К., табиб – методист Мугинова З. М., Лениногорск районындагы «ББД» профилактика бүлеге начальнигы Кирдянова Э. С.