Лениногорскида 29 апрельдә 8:15 сәгатьтә Мәдәният сараенда ел саен уздырыла торган «Гыйлем нуры» интеллектуаль уены узачак, анда республиканың барлык районнарыннан мәчеттәге курсларга йөрүчеләр катнашачак.
Чараның төп максаты-халык арасында дини белемнәрне тирәнтен өйрәнүгә кызыксынуны арттыру. Конкурс Татарстанның төрле районнарыннан килгән мөселманнар арасында тәҗрибә уртаклашуга ярдәм итә һәм татар телен, татар-мөселман традицияләрен саклауда һәм татар халкы тарихын өйрәнүдә мөһим адым булып тора.
Конкурста катнашуга мәчет алды курслары укучылары (мөселман кызлары) командалары чакырыла. Һәр командада 3 катнашучы булырга тиеш. Катнашу өчен 25 апрельгә кадәр түбәндәге электрон почта аша гариза бирергә кирәк: Leninogorsk.muhtasibat@yandex.ru.
Конкурсның сораулары Әхмәдхади Максудиның татар телендәге "Гыйбадәт исламия" китабына нигезләнгән. Конкурс 3 турдан тора, ә җавапларны компетентлы жюри бәяли.
Җиңүче команда призлар һәм грамоталар алачак.
Тулырак мәгълүмат-конкурс нигезләмәсендә.
Фото: Гүзәлия Нигъмәтҗанова