Май бәйрәмнәре чорында янгын куркынычсызлыгы чаралары турында халык өчен белешмәлек

2025 елның 7 мае, чәршәмбе

Статистика буенча, нәкъ менә ял һәм бәйрәм көннәрендә үлән, чүп-чар яндыру һәм урманнарда сүндерелмәгән учаклар белән бәйле янгыннар саны кискен арта.

Май бәйрәмнәре чорында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә киңәш итәбез

Урманда янгын куркынычсызлыгы

Янгын куркынычы булган чорда катгый тыела:

• учак ягарга, мангаллар, ризык әзерләү өчен башка җайланмалар кулланырга;
* тәмәке тартырга, янган шырпы, тәмәке төпчекләрен ташларга, тәмәке көпшәләреннән кайнар көлне селкетергә;
* кояш яктысы төшкән урман аланында шешәләр, пыяла ватыклары калдырырга;
• урманда чүп-чар яндырырга, үләнгә, коры ботакларга һәм агач төпләренә ут төртергә.

Йорт яны участогында, дачада үз-үзеңне тоту кагыйдәләре:

• йорт яны участогын һәм аңа якын территорияне янучан калдыклардан, чүп-чардан, коелган яфраклардан һәм коры үләннәрдән вакытында чистартыгыз;
• биналар, корылмалар, торак йортлар, хуҗалык корылмалары янындагы җир кишәрлекләрендә коры үлән үсемлекләрен яндырмагыз; биналар һәм корылмалар янында учак якмагыз;
• сүндерелмәгән шырпы яки тәмәкене өй янына яки участокка ташламагыз;
• корылмалар һәм йорт яны участоклары арасында үлән чабып һәм сөреп янгынга каршы буразналар булдырыгыз;
• җиһазландырылмаган урыннарда азык әзерләү өчен мангаллардан һәм башка җайланмалардан файдаланмагыз;
• йорт янына сулы савыт куярга яисә янгын сүндергеч сатып алырга кирәк.

Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы:

• электр челтәрләрен, көнкүреш, газ, җылыту приборларын, торак йортлардагы һәм мунчалардагы мичләрне файдаланганда саклык чараларын күрегез;
•  электр җылыту приборларын, телевизорларны, газ плитәләрен, ягыла торган мичләрне караусыз калдырмагыз һәм аларны күзәтүне кечкенә балаларга йөкләмәгез;
• янучан матдәләр салынган савытларны торак урыннарда, чормаларда, балконнарда һәм подвалларда сакларга ярамый;
•  балаларга игътибарлы булыгыз, аларны караучысыз калдырмагыз.

Янгын вакытында гамәлләр:

• янгын турында 101, 112 телефоннары буенча хәбәр итәргә;
* вакыйганы кыскача һәм төгәл итеп сурәтләргә - нәрсә януын иәйтерә (фатир, чорма, подвал, склад һәм башкалар);
• адресны (торак пунктны, урамның исемен, йортның, фатирның номерын)атарга;
• үз фамилияңне, телефон номерыңны әйтергә;
• әгәр сезнең шалтырата алмасагыз да һәм бинадан чыгу мөмкинлеге булмаса, тәрәзәне ачыгыз һәм кычкырып үтеп баручыларның игътибарын җәлеп итегез;
• кешеләрне эвакуацияләргә (янгын турында күршеләргә хәбәр итәргә);
• мөмкин булганча янгын сүндерү чараларын күрергә (бинаны электрсыз калдырырга, янгын сүндерүнең беренчел чараларын кулланырга).

Янгын вакытында кешеләр нигездә ачык ут тәэсиреннән түгел, ә төтеннән һәлак була, шуңа күрә барлык ысуллар белән аннан сакланыгыз:

* идәнгә иелегез-анда 15-20 см һава катламы кала;
• юеш тукыма яки сөлге аша сулагыз;
* стена буйлап шуышып бинадан чыгу юнәлешендә хәрәкәт итү яхшырак.

Катгый тыела:

• Янгын чыккан вакыттан алып аны сүндергәнчегә кадәр балаларны караучысыз калдырырга.
• Янгын сүндерүчеләрне чакырмыйча, янгынга каршы мөстәкыйль рәвештә көрәшергә.
• Суүткәргеч торбалар һәм стояклар буйлап төшәргә.

Хөрмәтле гражданнар!

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез! Янгынны ачыклау белән бу хакта «101», яки «112»телефоннары буенча хәбәр итегез.

 Вилданов Дамир Равил улы, ТР ЛМР буенча янгын күзәтчелеге һәм профилактика бүлеге башлыгы, эчке хезмәт подполковнигы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International