Җиңү көне алдыннан Россия Почтасы Татарстанның Бөек Ватан сугышы ветераннарына Россия Президенты Владимир Путинның шәхси котлауларын җиткерәчәк. 2 майдан 8 майга кадәр хат ташучылар республиканың мактаулы адресатларына шәхсән 7600дән артык хат тапшырачак.
Почта юлламасында Россия Президенты тарафыннан имзаланган Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан котлау открыткасы бар.
Почта хезмәткәрләре, бәйрәм көннәрендә кайда булуларына карамастан, ветераннар әһәмиятле хатлар алсын өчен бар көчләрен куячаклар. Кирәк булса, компания белгечләре ветеранның яңа яшәү урынын ачыклаячак һәм котлауны актуаль адрес буенча җиткерәчәк. Әгәр адресат өйдә булмаса-мәсәлән, ул дачага күчкән яки дәвалануда булса-хат якындагы бүлектә бер ай сакланачак. Бу вакыт эчендә хат ташучы даими рәвештә котлаулар җиткерергә тырышачак.
2 майдан 8 майга кадәр хат ташучылар бөтен Россия буенча ветераннарга Президент котлавы белән 305 000 гә якын хат тапшырачак.
"Почта России" АҖнең «Татарстан почтасы»ФПХИ матбугат хезмәте