Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч агрометеорологик күренеш турында кисәтү

2022 елның 11 сентябре, якшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә һава торышының кискен суытуы турында кисәтү.

2022 елның 12 сентябрендә Татарстан Республикасы территориясендә -1гә кадәр һавада һәм туфракта кырау төшүе көтелә.

Температураның түбәнәюе сәбәпле, электр-көнкүреш приборларын һәм газ җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу, кулдан ясалган җылыту җайланмаларын куллану, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу аркасында техноген янгыннар килеп чыгу ихтималы арта.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе кисәтә:

Кырау төшүгә бәйле рәвештә, авыл хуҗалыгы культураларының - җиләк-җимеш үсентеләренең һәм орлык культураларының һәм үсемлекләрнең чәчәк бөреләренә зыян килү һәм һәлак булу куркынычы арта. Белгечләр үсентеләрне саклау буенча чаралар күрергә киңәш итә.

Яшь үсентеләрне өшүдән коткару өчен бакчачылар тарафыннан еш кулланыла торган иң практик ысул булып үсемлекләрне каплау тора. Материал аз җылылык үткәрүчәнлеккә ия булырга тиеш (тупас гофрланган кәгазь, бушкуыклы пленка, салам яки тростник маталар). Культураларны туңдырудан төтен җибәрү (төтен кую) ярдәмендә дә сакларга була. 

җылыту приборлары белән аеруча сак булыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International