Татарстанда бизнеска дәүләт финанс ярдәме күләме 10 млрд сумнан артып китте

2024 елның 22 ноябре, җомга

Ярдәмне бизнеска ярдәм итүнең төбәк финанс институты - Эшкуарлыкка ярдәм фонды күрсәтте. Республика КУЭ субъектларына ташламалы финанслау «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында бирелә.

10 еллык эшчәнлек дәверендә ярдәм институты 10 млрд сумнан артык 5 мең микрозайм биргән. Татарстан фонды капитал күләме һәм бирү күләме буенча илнең иң нәтиҗәле шундый дәүләт оешмалары өчлегенә керә һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына буйсына. 

«Республика җитәкчелеге Икътисад министрлыгы һәм Фонд белгечләре белән берлектә клиент-үзәклелек принципларына нигезләнгән бизнеска хезмәт күрсәтү механизмын һәм ярдәм чараларын камилләштерү буенча эш алып бара. Мәсәлән, ташламалы финанслауга гаризаларны карау вакыты 2018 елда 180 көннән 2024 елда 3-5 көнгә кадәр кыскартылган, бу республика бизнесына проектларны үстерүгә оператив рәвештә һәм вакытында акча җәлеп итәргә мөмкинлек бирә», –.дип сөйләде Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары  Наталья Кондратова. 

Хәзер Фонд портфелендә 7 финанс продукты бар, махсуслашканнарын да кертеп - МХО катнашучылары булган компанияләргә ярдәм итү өчен һәм партнерлык продуктлары. Продуктлар буенча процент ставкасы еллык 1% тан 9,5% ка кадәр тәшкил итә, бу РФ Үзәк банкының төп ставкасы үсеше шартларында бизнес өчен дәүләт финансларын алу мөмкинлеген арттыра. Ярдәм эшкуарлык эшчәнлегенең төрле өлкәләрен - экспортерларны, җитештерү предприятиеләрен, сәнәгать парклары резидентларын, технологик компанияләрне һәм башкаларны колачлый.

Ташламалы финанслау кече компанияләргә һәм микробизнеска 5 млн.сумга кадәр, стартапларга ташламалы ставка буенча өч елга кадәр срокка 3 млн сумга кадәр алырга мөмкинлек бирә. Ярдәм «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. 

2024 елда Фонд партнерлык (ислам) финанслары буенча сынау проекты кысаларында эшкуарларга ярдәм итә башлады. Фонд арсеналында Россия ислам институты белән берлектә эшләнгән һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте Голамәләр шурасы белән килештерелгән ике «Мурабах-ярдәм» һәм «Иджара-җитештерүне үстерү» продукты бар. Әлеге программалар буенча республика эшкуарларына 100 млн.сумнан артык ярдәм күрсәтелгән. 

Ярдәмгә гаризаны «МСП.РФ» порталында онлайн бирергә мөмкин. Анда ук кирәкле документлар пакеты белән дә танышырга була. Яки турыдан-туры Эшкуарлыкка ярдәм фондында. 

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында бизнеска һәм үзмәшгульләргә дәүләт ярдәме «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында ТР Икътисад министрлыгы һәм ведомство буйсынуындагы ярдәм институтлары тарафыннан гамәлгә ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International